news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ел китабы” конкурсында интернетта иң күп укылган китапларны да билгеләргә тәкъдим ителде

"Ел китабы" конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Милли китапханәсендә үтте.

“Ел китабы” конкурсында интернетта иң күп укылган китапларны да билгеләргә тәкъдим ителде
Расих Фасхутдинов

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар укучысы басма китаплар белән бергә электрон китапларны да актив укый башлады. Шунлыктан “Ел китабы” республика конкурсына басма китаплар белән электрон китаплар укылышына кагылышлы номинация кертү мөмкинлеге турында фикер әйтелде. Бу хакта “Ел китабы” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов әйтте.

“Матбугат һәм әдәбият әһелләре бер юнәлештә эшләүче, бер миссияне башкаручы фикердәшләр, хәтта көрәштәшләр дияр идем. Әдәбият матбугаттан башка бер-берсеннән башка яши алмый, - диде ул. - Бүгенге көндә республикада татар телендә нәшер ителүче 146 газета һәм 56 журнал бар. Бөтен дөньяда матбугатның тиражы кимүгә таба барса да, безнең милли матбугатның хәле начар түгел, “Безнең мирас”, “Татарстан”, “Идел” кебек журналлар, “Шәһри Казан”, “Көмеш кыңгырау” журналлары үз укучыларын югалтмады. Шуның белән бергә матбугатны интернет аша укучылар да арта бара. “Татмедиа” җәмгыятенә керүче журналларны интернет аша көн саен алты меңләп кеше укый”.

Илдар Миргалимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар версиясен аена 56 меңнән артык кеше укуын, “Интертат” электрон газетасын аена 150 меңләп кеше укуын билгеләп үтте. “Басма матбугатны интернетка каршы куючылар булса да, алар чынлыкта бер-берсен тулыландыра дип уйлыйм, - диде ул. - Татарстан китап нәшриятының интернет порталы аша ике ел эчендә 6 мең китап сатылган. Бәлки киләчәктә “Ел китабы” конкурсында “Интернетта иң күп укылучы китап” дигән номинация дә барлыкка килер әле”.

Мәгълүмат өчен. "Ел китабы" конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Татарстан Милли китапханәсендә үтте. Конкурста 381 китап катнашты, шуларның 51е - чәчмә әсәр (проза), 75е - тезмә әсәр (шигърият), 44е - балалар әдәбиты, 49ы - рус телендә чыккан матур әдәбият. 70е - рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Оештыручылар - Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Милли китапханәсе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100