Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә җиңгән сабалылар бүләкләнде
Хатын-кызларыбызны бәйрәм чарасына озату тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
(Саба, 10 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). 8 Март Хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә бар яктан да үрнәк, үз хезмәтләрендә, фән, эшмәкәрлек өлкәсендә уңышларга ирешкән күркәм затларыбыз Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җыелды. Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Быел әлеге конкурста 10 номинациядә катнашырга дәгъва белдергән 700дән артык хатын-кыз чакырылып хөрмәтләнде. Әлеге мәртәбәле очрашуга безнең Саба районыннан да делегация барды, дип яза җирле басма.
Үз номинацияләрендә җиңү яулаган күркәм затлар – "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова («Хатын-кыз -лидер»), «Курсабаш» җәмгыяте терлекчесе Айназ Шәйнурова («Язмышым-һөнәрем»), конкурс дипломантлары – Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Шәмсетдинова («Хатын-кыз – ел үрнәге»), Олы Кибәче авылы китапханәсе мөдире Гөлүсә Фатыйхова («Хатын-кыз мәдәният һәм рухият») һәм Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы җитәкчесе Гөлназ Нигамәтҗанова бар иде. Хатын-кызларыбызны бәйрәм чарасына озату тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, һәркайсын якынлашып килүче Хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрик итте, алдагы тормышларында уңышлар, гаилә бәхете теләде.
Казанда үткән чарада да гүзәл затларыбызга ул көнне бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады, танылган сәхнә осталары башкаруында моңлы җырлар агылды. Иң тантаналы мизгел, мөгаен, бәйрәмгә килүчеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тәбрикләве булгандыр. Ул иң элек хатын-кызларыбызга сабырлыклары өчен олы рәхмәтен җиткерде һәм ир-атларга мөрәҗәгать итеп, алардан сабырлык үрнәге алырга чакырды. Татарстан хатын-кызларын танылган Россия актеры Михаил Пореченковның котлавы да күңелле бер сюрприз булды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше төгәлләнгәч, хатын-кызлар Татар милли мәдәни үзәгендә чәй табыны янына чакырылып хөрмәтләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз