news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ел хатын-кызы" конкурсының Балтач зонасы җиңүчесе билгеле булды

“Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясендә Фирая Зыятдинова, “Ир-егет–лидер”да Рәшит Ильясов, “Хатын-кыз–ел үрнәге”ндә Гөлсем Миннебаева җиңде.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының Балтачта узган зона туры тәмам. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны җылы кабул итеп, лаеклы бәя бирде. Зур сәхнәгә чыккан гап-гади хезмәт кешеләре югалып калган мәлдә, аларны көчле алкышларга күмде, ихлас теләкләрен ирештерде, дип хәбәр итә Балтач районы газетасы.

Конкурсантларны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән Гүзәлия Минкина: "Бүген чарада катнашкан һәркем 5 март көнне Казанда узачак чарада катнашачак", дип белдерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да һәрбер конкурсантка олы рәхмәт хисләрен әйтте.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Фирая Зыятдинова, “Ир-егет – лидер”да Рашит Ильясов, “Хатын-кыз – ел үрнәге”ндә Гөлсем Миннебаева җиңүче дип табылды. Алар Казанда узачак бәйгегә чакыру алды.

Катнашучы һәр конкурсантка дипломнар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100