news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ел хатын-кызы”, “Ел ир-егете” конкурсының 12 нчесе төгәлләнде
Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 27 яшьтән алып 92 яшькәчә булган 260 хатын-кыз катнашкан
Скопировать ссылку
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Ел хатын-кызы”, “Ел ир-егете” конкурсының 12 нчесе төгәлләнде. Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сугыш һәм хезмәт ветераннары, төрле һөнәр ияләре булган республика хатын-кызлары һәм Россия Федерациясенең 31 төбәгеннән килгән Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы гүзәлләре катнашында зурлап уздырылган тантанада әлеге республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Конкурсның быелгысында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 27 яшьтән алып 92 яшькәчә булган 260 хатын-кыз катнашкан, 5 зона ярышында шул исемгә лаеклылардан да лаеклылары сайлап алынган.
Шул хакта сүз алган ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, муниципаль районнар конкурста бу юлы активлык күрсәтеп, әйтик, Нурлат, Питрәч районнары хакимият башлыклары әледән-әле үзләренең конкурсантлары белән кызыксынып торган, бүләкләр әзерләгән.
“Сугыш йөзе хатын-кызныкы түгел” номинациясе буенча бүген 2 дистәләп Бөек Ватан сугышы ветераны булган хатын-кыз, авырлыкларга үч итеп тормыш алып барган, илгә хезмәт иткән өчен, махсус бүләк – тун белән бүләкләнде.
“Хатын-кыз – әни” номинациясендә Кукмара районыннан 5 ир бала анасы укытучы Вәрәкия Нәбиева – 2 җиңүченең берсе. Мәктәп директоры булган тормыш иптәше белән бергә мәктәптә хезмәт стажы 80 елга җыела, улларының 2се авылларда мәктәп директорлары булса, калганнары да - җитәкчеләр. Яшь булса да, бу номинациядә Наталья Бурмагина да лаек дип табылды. “Хатын-кыз – класс җитәкчесе” дип аталганында Тукай районыннан Алсу Мөбарәкшина, Бөгелмәдән Мария Афанасьева җиңде; республика профсоюзлары федерациясе тарафыннан быел гына гамәлгә куелган “Хатын-кыз – производство” дигәнендә – Түбән Камадан Ольга Гыйльметдинова; “Хатын-кыз – лидер” – Әлмәттән Рәсимә Рәхимова; “Хатын-кыз – мәдәнилек һәм рухилык” – Әтнә районыннан Алия Абдуллина, Менделеевскидан Накия Насыйфуллина, Лаеш районыннан Светлана Трусова; “Хатын-кыз – бизнес-леди” – Питрәч районыннан Татьяна Василькова, Алексеевскидан Гөлнур Сафина; эшчәнлегендә зур уңышка ирешкән өчен “Хатын-кыз – ел үрнәге” – Нурия Галимуллина һәм игелеклелеге өчен “Ир-егет – мәрхәмәтле йөрәк” буларак Мәскәүдән кутюрье Вячеслав Зайцев (ул хатын-кызлар өчен 2010 ел югары мода үрнәкләре белән килгән иде) белән Буадан спорт мәктәбе тренеры Рифкать Бикмуллин танылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot