news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” шәһәр конкурсының йомгаклары игълан ителде

Конкурсның 10 номинациясенең икесе ир-егетләргә багышлана

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” дип исемләнгән шәһәр конкурсының йомгаклары игълан ителде, шул уңайдан һәм якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә зур тантана булды.

Ратуша бусагасыннан ук суворовчы егетләр “коридоры” аша үткән хатын-кызлар һәр 3-4 адым саен аларның: “Исәнмесез, Сезне Хатын-кызлар көне белән котлыйм!” - сүзләреннән бәйрәм рухын тоя башласа, Мәрмәр залдагы тантанада мэр Илсур Метшин 8 Март белән котлап, мәдәни программа да тәкъдим ителгәч, үзен концерт залындагыдай хис итте. “Студия новой музыки” ансамблена кушылып җырлаган Мария театры солисты Татьяна Павловская, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының балет биючеләре, җырчы Гөлнара Габидуллина белән “Юлдаш” балалар бию ансамбле, егетләр вокаль квартеты һ.б. чыгышлары нәкъ шундый мохит булдырды.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” шәһәр конкурсы 10 номинация буенча уздырылган, бу юлы арада яңалары да бар. Алар барысы да – шәһәр үсешенә һәм казанышларына керткән өлеше, тормышка актив караш-гамәлдә булганы өчен хөрмәтләнә, башкаларга үрнәк итеп күрсәтелә. Алар арасында - күп балалы әниләр, эшмәкәрләр, табиблар, спортчылар, эшкуарлар, укытучылар, сәнәгатьтә хезмәт куючылар һәм ветераннар.

“Хатын-кыз – Ана” номинациясендә Совет районы 47 нче гомумбелем бирү мәктәбе директоры Равия Бакирова белән 16 нчы шәһәр хастаханәсе бала тудыру йорты табибә акушер-генекологы Лариса Михайлова җиңүче дип игълан ителде. Алар хакында мэр Илсур Метшин, сезнең хезмәт батырлыкка тиң, дип белдерде, чөнки героиняларның беренчесе үзенең 5 малае янына тагын 2 сабыйны баласы иткән, икенчесе үзенең 3 баласының 1се инвалид булуга карамастан, йөрәгендә тагын 2 сабыйга урын тапкан.

Өлкәннәр өчен билгеләнгән “Героиня третьего возраста” дигән номинациядә лауреат - Казан дары заводында эшләп пенсиягә чыккан, Мәскәү районы пенсионерлары-сәяси репрессияләр корбаннары иҗтимагый оешмасы рәисе Евгения Федорова. Ул - хезмәт юлында да, аннан соң да яшьләрдә ватанпәрвәрлек җаваплылыгы тәрбияләү хәрәкәтендә иң активларның берсе, Советлар Союзы Герое Б.В.Шульгин музее оештыруда һәм аның исемен йөрткән урамда гранит таш куйдыртуда башлап йөргән кеше.

“Хатын-кыз – культуралылык һәм рухият” дип аталганында В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йорты “Акцент” эстрада бию ансамбле җитәкчесе Алинә Мостафина җиңгән. Аның биючеләре дистәгә якын халыкара һәм илкүләм фестивальләрдә лауреат булган, былтыр гран-при алган, 2009 елда коллективка “халык” исеме бирелгән.

“Хатын-кыз – бизнес-леди” җиңүчесе “Панорама” ҖЧҖ генераль директоры Лиана Сәетова 2007 елда туристлык компаниясе оештырып, былтыр “Туризм – XXI гасыр” республика конкурсында җиңү яулаган, эчке туризмны алга этәрүне максат итеп, инде балалар туризмы юнәлешендә эшли, ятим һәм караучысыз калган, гарип балаларга ярдәм итеп тора.

“Хатын-кыз – класс җитәкчесе” – Вахитов районының 39 нчы мәктәбе инглиз теле укытучысы Елена Дроздова. Мәктәптә 31 ел эшли, укытучылык династиясенә - 127 ел. Ике кызы да хәзер мәктәптә инглиз теле укыта, “Инглиз теле һәркем өчен дә” шәһәр максатчан программасын әзерләү буенча эшли.

“Хатын-кыз – ел үрнәге” – “Танкодром” балалар иҗаты үзәге өстәмә белем бирү педагогы Людмила Осипова белән 7 нче шәһәр хастаханәсе өлкән шәфкать туташы һәм Россия күләмендәге конкурста иң яхшы шәфкать туташы дип табылган Динара Сабитова.

“Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә Идел буе районының 139 нчы гимназиясе педагог-оештыручысы Ирина Ионенкова шәһәр буенча беренчелеккә чыккан. Үзе мәктәптә оештырып җитәкчелек иткән “Кар десанты” эзтабарлары аны, безнең заман герое, дип йөртә икән. Ватан сугышы кырларында күмелеп калган солдатлар сөякләрен туганнар каберлекләренә җирләү чараларында аның карамагында тәрбияләнүчеләр дә катнаша.

“Язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә “Казан вертолет заводы” ААҖ Ветераннар советы рәисе Тамара Драгайцева белән “Элекон заводы”ААҖ цех башлыгы Роза Иванова башкалар арасыннан сайлап алынган. Аларның беренчесе 53 ел дәвамында заводта эшли, династиянең гомуми стажы – 284 ел. Икенчесе исә 1974 елдан бирле техник-технологтан башлап, хезмәт баскычларыннан күтәрелгән, рационализаторлык эшләрендә активлык күрсәткән.

Халык арасында массакүләм спорт үсешенә өлеш керткән өчен, “Ак бүре” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Гөлнара Мәһдиева да тантанада аерым билгеләп үтелде.

Конкурсның 10 номинациясенең икесе ир-егетләргә багышлана.

“Ир-егет – ел лидеры” – Казан (Идел буе) федераль университетының 5 нче курс студенты Александр Марков. Үзебезнең илдә зур спорт ярышларында җиңүләр яулый торгач, былтыр августта Чехиянең Оломоуц шәһәрендә 100 метрга йөгерүдә дөнья чемпионы булган, Татарсан паралимпия спорты тарихында беренче “алтын” алып кайткан егет ул.

Хатын-кызларны авыр һәм бик авыр авырулардан арындырып, аякка бастырган, дистә меңнән артык операция ясаган Республика клиник хастаханәсе (РКБ) хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире, оста куллы хирург-гинеколог Владимир Галков – “Ир-егет – изге йөрәк” номинациясе җиңүчесе. “Болар барысы да хатын-кыз сәламәт һәм бәхетле булсын, сәламәт балалар тудырсын, гаилә таралмасын бәрабәренә, тормыш дәвам итсен дип эшләнә”, - диде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100