Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы-2008» шәһәр конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде
Әлеге конкурсның шәһәр этабында 11 номинация буенча җиңгән хатын-кызлар һәм ир-егетләрне мэр Илсур Метшин аерым-аерым котлады
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан үткәрелгән тантанада «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы-2008» шәһәр конкурсына нәтиҗә чыгарылды. Әлеге конкурсның шәһәр этабында 11 номинация буенча җиңгән хатын-кызлар һәм ир-егетләрне мэр Илсур Метшин аерым-аерым котлады, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Аерым алганда, «Хатын-кыз – Ана» номинациясендә үзенең балалары өстенә балалар йортыннан да сабыйлар алган һәм гаиләсендә 8 балага яхшы әни булган Эльвира Шәйхетдинова (Идел буе районы) җиңүче дип табылды. «Шушы 10 кешедән торган гаиләнең 2 бүлмәле «хрущевка»да яшәве беленде, киләчәктә аларның нинди адрес буенча яшәячәге соңыннан хәбәр ителер. Ә хәзергә микроавтобусның рәхәтен күрсеннәр», - дип, шәһәр башлыгы бәхетле анага диплом һәм ачкычлар тапшырды.
«Сугышның «йөзе» хатын-кызныкы кебек түгел» номинациясендә сугыш ветераны, табип, элек республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасында озак еллар хезмәт куйган Татьяна Емелина (Совет районы) җиңүче булды, тагын «Хатын-кыз – бизнес леди» дигәнендә гади кондитердан җитәкчегә кадәр «үскән» Ризидә Хөсәенова (Вахитов районы) аталды, «Хатын-кыз – класс җитәкчесе» номинациясендә – Лилия Блохина (Идел буе районы), «Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгәнендә – Оксана Шакирова (Авиатөзелеш районы). «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы-2008» шәһәр конкурсының «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясенә мастер-кондитер Альбина Сабирова (Яңа Савин районы) лаек дип табылды, «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» дип аталганына – Елена Созник (Мәскәү районы). «Аерым танылу» дигән номинациядә исә узган елны 3әр игезәк балалар тапкан Энҗе Гыйматдинова белән Ольга Горшенинага тантанада аерым хөрмәт күрсәтелде.
Конкурсның «Ир-егет - вөҗданлы йөрәк» номинациясендә гомере буена биналар төзү, шул исәптән төрле конфессия гыйбадәтханәләрен төзү-реконструкцияләү белән шөгыльләнгән Мурмани Пипия (Киров районы) җиңүче «таҗын» кисә, «Ир-егет – лидер» буларак Казан дәүләт университетының өлкән укытучысы Михаил Варфоломеев (Вахитов районы) танылды.
Бүген Казан Ратушасында шәһәр күләмендә бәйрәм тантанасында ТР Дәүләт Советы, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәре Думасының хатын-кыз депутатлар төркеме, Казан шәһәре хатын-кызлар советы, сайлау комиссиясе, контроль-хисап палатасы, шәһәр районнары һ.б. урыннардан, оешмалардан чакырылган 250дән артык гүзәл зат катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз