Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә
Җиңүчеләр төп 10 номинация буенча билгеләнәчәк.
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, дип хәбәр ителә Татарстанның Икътисад министрлыгы сайтында. Конкурс республикада бизнес үсешенә этәргеч бирү, эшкуарлыкның дәрәҗәсен күтәрүгә йөз тота.
Татарстанның Икътисад министрлыгы уздыра торган конкурс беренче тапкыр 2013 елда үткәрелгән һәм ел саен оештырыла башлаган. Конкурста кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре катнаша ала. Жюри катнашучының эшмәкәрлек талантына һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсе һәм, тулаем, икътисад үсешенә керткән өлешенә бәя бирәчәк. Бәйгедә җиңү компаниянең яңа үсеш баскычына чыгу өчен ныклы җирлек булырга мөмкин.
Җиңүчеләр төп 10 номинация буенча билгеләнәчәк.
1. Җитештерү
2. Импортны алмаштыру
3. Предприятие – Экспортер
4. Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе
5. Төзелеш
6. Транспорт
7. Авыл хуҗалыгы
8. Хезмәт күрсәтү өлкәсе
9. Социаль өлкә эшмәкәре
10. Яшь эшкуар
Конкурста http://100rt.ru сайтында 2017 елның 10 нчы ноябреннән 10 нчы декабрьгә кадәр анкета тутырган теләсә кайсы эшмәкәр катнаша ала. Республиканың иң яхшы 100 эшмәкәре экспертлар сораштыруы буенча сайлана. Җиңүчеләрне Татарстанның Икътисад министрлыгы, профильле министрлыклар һәм иҗтимагый оешма вәкилләреннән торган эксперт комиссиясе билгеләячәк.
http://100rt.ru. сайтында конкурсантлар өчен ачык тавыш бирү дә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз