news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел директоры – Төмән Фанера заводы җитәкчесе Әлмирә Кәримова

Төмәндә төбәк мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең “Клуб-7” оешмасы 2009 ел нәтиҗәләре буенча үткәргән җәмәгатьчелек фикере конкурсында “Ел директоры” исеменә Төмән Фанера заводының генераль директоры Әлмирә Кәримова лаек булды

(Төмән, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Икеләтә шатлык белән каршы алды Яңа елны Әлмирә Кәримова. Аның “Ел директоры” исеменә лаек булуы завод өчен әһәмиятле тагын бер вакыйга белән бер вакытка туры килде.
Әлмирә Исламетдин кызы Кәримова җитәкләгән Төмән Фанера заводының югары технологияләр нигезенә корылган киң форматлы, югары сыйфатлы, суга чыдамлы ФСФ һәм ФК маркалы фанера эшләп чыгаруның яңа заводта беренче линиясен ачу тантанасы өлкәгә иң зур Яңа ел бүләге булып үтте.
Бу гаҗәеп тәэсирле тантанада өлкә Думасы рәисе Сергей Корепанов, өлкә губернаторы Владимир Якушев, Россия “Сбербанкы”сының Төмән филилалы директорлар Советы рәисе Игорь Артамоновлар катнашты.
– Төмән Фанера заводы чыгара башлаган зур форматлы фанера – югары сыйфатлы, экологик чиста продукция, өлкәбездә шушындый зур күркәм завод төзелү – барыбыз өчен дә зур шатлык,- дип, губернатор Владимр Якушев Әлмирә ханымны һәм завод хезмәткәрләрен заводта яңа линия ачылу бәйрәме белән җылы котлады.
Өлкә Думасы рәисе Сергей Корепанов та яңа цех эшенә соклануын яшерә алмады:
- Кризиска карамастан менә шушындый зур эшләрнең гамәлгә ашуы төбәгебезнең киләчәгенә оптимизм хисе белән карарга мөмкинлек тудыра, Фанера заводы бүген йөзләгән яңа эш урыннары ачты, өлкә бюджетына керемнәр дә өстәләчәк, төбәгебез базары югары сыйфатлы продукция белән баетылачак, - диде.
Ә Игорь Артамонов, кирәк булса, киләчәктә заводка кредит бирергә әзер булуын белдерде.
Заводның зур форматлы фанера чыгару өчен Италиянең атаклы «AngeloGremona» фирмасыннан кайтартылган җиһазларлар, шпонны шомартучы “Steineman» станогы һәм техниканың соңгы казанылшларын тәшкил иткән оборудование белән махсус киемнәрдәге яшь эшчеләрнең җитез идарә итүләренә карап сокланмаска мөмкин түгел иде. Зур мәйдан биләгән цехлардагы чисталык, пөхтәлек, станокларның ялт итеп торуы нур өстенә нур булып балкыды.
Завод офисының кышкы гөлләр бакчасы рәвешендә булуы, гөлләрнең төрлелеге, күплеге дә көчле тәэсир ясады кунакларга. Чынлап та, хатын-кыз хуҗа гына булдыра ала торгандыр мондый могҗизаны, дип, сокландылар алар. Заводның һәр тарафыннан уңган хатын-кызларның җитез акылы, уңганлыгы, гүзәллеккә гашыйк күңелләренең җылысы бөркелеп тора. Завод эчендәге гөлләр бакчасын Әлмирә проекты буенча Шамилә исемле бер гүзәл ханым булдырды.
Әлмирә ханым үз чиратында өлкә җитәкчелегенә завод төзүдә күрсәткән ярдәме өчен олы рәхмәтен белдерде. Заводның инвестиция проекты 2015 нче елга кадәр исәпләнгән, ул проект буенча завод ел саен зур форматлы 120 кубик метр фанера эшләп чыгарачак. Аның продукциясе йортлар төзелешеннән башлап, самолетар төзүгә кадәр кулланыла, элек тә бакелизланган фанерасына дөньяда башка аналоглар юк иде, узган елда гына Фанера заводы чит илгә продукциясен сату буенча “Экспортер года” номинациясенең лауреаты булган иде. Менә быел яңа зур җиңү һәм мактаулы исем!
Төмән Фанера заводының һәм аның белән 20 еллап җитәкчелек иткән Әлмирә Кәримованың данлы, мактаулы исемнәрен санап чыгу да мөмкин түгел. Әлмирә Исламетдин кызы алдагы елларда төбәк һәм илкүләм ярышларында “Ел директоры – хатын-кыз” номинациясендә лауреат булды, ул “Россиянең шәрәфле эшмәкәре” исеме һәм Алтын медаль белән бүләкләнде, завод исә Россия күләмендә “Ел предприятиесе”, “Россия милли олимпы” премиясенә лаек булды, илкүләм үсеш реестрына кертелде, “Агалтын лотос”ы исемле Гран-при алды.
Шушы эшләрнең башында торган Әлмирә Кәримова – Башкортстанда туып үскән татар кызы. Ул 35 еллар элек Мәскәү урман техникасы институтын тәмамлаганнан соң, юллама белән Төмәнгә килеп, Төмән фанера комбинатында цех мастеры булып башлап җибәрә хезмәт юлын, фанера эшенә гомере буе тугрылыклы булып кала, Төмәнне икенче кече ватаны итеп кабул итә.
Үзгәртеп кору елларында Урта Азия республикаларына җибәрелгән вагон-вагон фанерага бер тиен акча кайтмау, икътисади элемтәләрнең өзелүе, илдә уйланып эшләнмәгән реформалар нәтиҗәсендә җимерелү хәленә җиткән предприятиене егылудан саклап калу өчен сайлана Әлмирә ханым ачык “Төмән фанера комбинаты” акционарлар җәмгыятенең генераль директоры булып, асыл акылы, гүзәл сабырлыгы белән эшне заманчага көйли, элекке сәүдәгәр салдырган шырпы заводы нигезендә ачылган фанера комбинаты безнең заманда шәһәр уртасында калгач, шәһәр читендә зур яңа завод төзүгә ирешә. Төмән Фанера заводының югары абруй казанган генераль директоры Әлмирә - тыныч, гаҗәеп сабыр холыклы, теләсә кем белән уртак тел таба белүче, туры сүзле, әмма берәүгә дә каты бәрелми, кеше хәленә керә торган, ирләр күтәрә алмаган авырлыкларны җиңеп чыга алган оста җитәкче. Шул ук вакытта ул йомшак күңелле, тыйнак, иманлы җанлы татар хатыны, кайгыртучан ана, оныгына сөйкемле әби булып кала. Аның милли үсеш хәрәкәтенә керткән өлеше дә зур.
Замана солтан-ханымнарының берсе ул - Әлмирә Исламетдин кызы Кәримова. Аның чиксез зур, бихисап завод-фабрикалары булган өлкәбездә “Ел директоры” исеменә лаек булуы да шуңа бер дәлил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100