news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлык җитештерү кимү турында: Ел бик авыр булды

Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлык җитештерү кимү турында: Ел бик авыр булды
Фото: «Татар-информ»

Эссегә һәм корылыкка карамастан, Татарстан быел 3,7 млн тоннага якын ашлык җыйды, уртача уңыш гектардан 26 центнер тәшкил итте. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең иген җитештерүнең 30 проценка кимүе турында мәгълүматына комментарий биреп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бу ел аграрийлар өчен шактый катлаулы булды: башта республиканың көнчыгышында май аенда температура минус 12 градуска кадәр төшеп, кыраулар күзәтелде, ә аннары корылык башланды. Барлыгы 90 мм яңгыр яуды, ул — норманың яртысыннан да кимрәк. Кайбер районнарда яңгыр җәй буе диярлек яумады.

Шуңа карамастан, берничә районда бөртеклеләрнең уңышы республиканың уртача күрсәткеченнән артып китте. Мәсәлән, Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы районнарында бер гектардан 35 центнердан артык уңыш алынган.

Бөртеклеләрне җыюда югары күрсәткечләргә ирешү өчен Татарстанда сыйфатлы орлыклар кулланылды, туфрак дөрес итеп әзерләнде һәм вакытында эшкәртелде, җитәрлек күләмдә минераль ашлама кертелде, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, игенчелектә җитештерүчәнлекне арттыруда дәүләт программалары һәм шәхси инвестицияләр хисабына тармакка ярдәм мөһим роль уйный.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте докладында әйтелгәнчә, 2023 елның 1 ноябренә Татарстанда 3,7 млн тоннадан артык ашлык, шул исәптән кукуруз җитештерелгән. Бу — узган елның шул ук датасына караганда 31,1 процентка кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100