news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан Татарстанда янгыннарда 121 кешенең гомере өзелгән

Ел башыннан Татарстанда 3608 янгын очрагы теркәлгән, аларда 121 кеше һәлак булган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин шундый саннар китерде.

Үткән ел белән чагыштырганда, янгыннар саны 11,7 процентка кимегән, әмма һәлак булучылар саны 14,2 процентка арткан. Төрле дәрәҗәдәге имгәнүләрне 165 кеше алган (2024 елда – 192 кеше).

Максим Трущин билгеләп үткәнчә, ел саен Яңа ел бәйрәмнәрендә вәзгыять катлаулана, чөнки бу чорда янгыннар саны якынча 20 процентка, ә зыян күрүчеләр саны ике тапкырга арта. Мәсәлән, 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 9 гыйнварына кадәр республикада 89 янгын теркәлгән. Аларда бер кешенең гомере өзелгән, тагын бишесе зыян күргән.

2024–2025 елгы бәйрәм көннәрендәге янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгечә:

Мичләрне һәм морҗаларны дөрес урнаштырмау яисә аларның төзек булмавы – 21 янгын (23,4%);

Электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу – 35 янгын (39,3%);

Ут белән саксыз эш итү – 27 янгын, ягъни барлык янгыннарның 30,3 проценты.

news_right_1
news_right_2
news_bot