Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан Татарстанда 1,2 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән
Ел башыннан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанда 1 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Татарстан буенча гомуми мәйданы 65,1 мең кв. м булган 31 йорт файдалануга тапшырылган. бу еллык планның 43,2 процентын тәшкил итә.
Барлык фатирлар да торырга тулысынча әзер хәлдә тапшырылган: аларда ремонт ясалган, сантехника, датчиклар, счетчиклар һәм электр (газ) плитәләре урнаштырылган.
2026 елда Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанның 3 123 гаиләсенә торак бирергә планлаштыра. Моның өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 150,6 мең кв. м булган 108 йорт төзеләчәк.
Казанда 774 фатирлы 5 йорт төзелеп беткән һәм яңа хуҗаларын кабул итәргә әзерләнә. Дүрт яңа йорт «Җиңүнең 80 еллыгы» торак комплексында («Салават күпере» районы), берсе «Гаилә» микрорайонында урнашкан. Параллель рәвештә әлеге районнарда 1 528 фатирлы тагын 5 йорт төзелә.
Чаллыда 6 йорт (942 фатир), Түбән Камада 2 йорт (һәрберсендә 170әр фатир) төзелә. Әгерҗе, Арча, Лаеш, Менделеевск, шулай ук Алексеевск, Кукмара, Сарман районнарында һәм республиканың башка муниципаль районнарында төзелеш актив бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз