Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан Татарстан приставлары алимент түләмәүчеләрдән 1,1 миллиард сум түләткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда ел башыннан приставлар алимент түләмәүчеләрдән 1,1 миллиард сум бурыч түләткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.
«Безнең сорау алу органнары алты айда 396 җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Җинаять эшләренең күбесе – алимент түләү бурычларын башкармаучылар турындагы эшләр», - дип сөйләде Закиров.
25 майдан Алимент бурычлары булган гражданнар федераль реестры гамәлдә. Ул «Башкарма җитештерү мәгълүматлары банкы» сервисының бер өлеше булып тора. Анда алимент түләү бурычын башкармаучыларның исемнәре кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз