Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан мошенниклар татарстанлылардан 5 млрд сумнан артык акча урлаган
Быел мошенниклар татарстанлылардан 5,3 миллиард сум акча урлаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкаләтлесе Радис Йосыпов сөйләде.
«Бу узган ел белән чагыштырганда 200 миллион сумга кимрәк. Барлыгы 11 мең мошенниклык очрагы теркәлгән», – дип белдерде Радис Йосыпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз