news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан Казандагы төзелешләрдә армиядән качып йөргән 200 мигрант табылган

Казандагы зур төзелешләргә рейд ясаган вакытта хәрби тикшерүчеләр күптән түгел Россия гражданнары булган, әмма армиядә хезмәт итүдән качып йөргән 200 мигрантны тапкан.

Искәртеп үтик, армиягә чакырылудан качкан өчен җинаять җаваплылыгы, шулай ук ике йөз меңгә кадәр штраф каралган. Моннан тыш, качып йөрүчеләрне мәҗбүри эшләргә җибәрергә яки алты айга кулга алырга алырга мөмкиннәр.

Соңгы рейд нәтиҗәләре буенча, күптән түгел Россия гражданлыгы алган биш мигрант хәрби учетка куелган була.

Ел башыннан алып, Россия Тикшерү комитетының хәрби бүлеге төзелешләргә 10 тапкыр рейд ясаган, тикшерүләр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot