Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан Казанда гөмбә белән агулануның җиде очрагы теркәлгән
Ел башыннан Казанда гөмбә белән агулануның җиде очрагы теркәлгән - зыян күрүчеләр 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә быел гөмбә белән агуланган 7 кеше китерелде. Барысы да савыгып чыгып китте. Соңгысын бу атна башында чыгардылар», - диделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Күпчелек агуланулар тозлы, маринадланган яки элек туңдырылган, еш кына кулдан алынган гөмбәләр куллану аркасында килеп чыга.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина республикада яшәүчеләрне таныш булмаган гөмбәләрне җыймаска, шулай ук билгесез гөмбәләрне кулдан сатып алмаска һәм аларны ничек дөрес әзерләргә икәнен җентекләп өйрәнергә чакырды. Табиблар билгеләп үткәнчә, безнең полоса өчен иң куркыныч гөмбәләр – ак гөмбә һәм галерина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз