news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә меңнән артык кеше зыян күргән

Ел башыннан Казан юлларында 846 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 16 кеше үлгән, тагын 1010 казанлы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Ял көннәре буенча статистика аеруча начар. Анализ шимбәнең иң кискен көн булуын күрсәтә. Үлемгә китергән 16 юл-транспорт һәлакәтенең 3 се – шимбә һәм 1 се якшәмбе көнгә туры килгән.

Шимбә аварияләр күп булган вакыт – 16:00дән 20:30га кадәр. Якшәмбе көнне иң куркыныч вакыт — 17:00 дән 20:00 гә кадәр.

Автоинспекторлар машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга, шулай ук юл вазгыятен даими контрольдә тотарга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot