news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан Татарстанда машинаны исерек хәлдә йөрткән 9 меңнән артык кеше тоткарланган

2022 елның 8 аенда полиция хезмәткәрләре исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 9 меңнән артык очрагын теркәгән. Шул ук вакытта 715 машина йөртүчесе тәртип сакчыларына кабат эләккән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов шул турыда белдерде. Бу хакта ул Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында әйтте.

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында мәгълүматны 02 һәм 112 телефон номерлары аша, шулай ук ЮХИДИ телеграм-каналлары аша хәбәр итеп була. Мондый хәбәрләр ярдәмендә руль артына исерек килеш утырган 65 кеше тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot