news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында аварияләрдә 5 пассажир бала һәлак булган

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт фаҗигасе булган, алар арасыннан 5 бала һәлак булган һәм 81 бала зыян күргән. Балалар йөртү кагыйдәләрен бозу очраклары булган 9 авария теркәлгән. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итә.

Пассажир балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү өчен Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе 14 – 24 июль көннәрендә тиешле рейдлар уздыра.

Ведомство хезмәткәрләре кисәткәнчә, җиңел машинада балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәр махсус балалар утыргычына утыртып йөртергә кирәк. Бу утыргычлар баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. 12 яшьтән зуррак балалар иминлек каешын эләктереп йөрергә тиеш.

Агымдагы елда автоинспекторлар биш меңнән артык шушындый хокук бозуны кисәткән. Мондый хокук бозу өчен 3 мең сум штраф каралган.

Балаларны тотып тора торган җайланма (утыргыч) – юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның имгәнүен һәм үлүен кисәтә торган иң нәтиҗәле чара, дип кисәтә Дәүләт автомобиль инспекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot