news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башында Россиядә бензин инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күтәрелде

Россиядә бензинга бәяләр үсеше елның беренче тугыз көнендә инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булып чыкты — 0,45 процентка каршы 0,26 процент. Бу хакта дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматлары сөйли.

Шул ук вакытта дизель ягулыгының бәясе 0,15 проценты планкасыннан түбәнрәк булган.

Мәсәлән, 9 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, ил буенча АИ-92 бензинының уртача бәясенең литры — 50,51 сум, А-95 бензины — 55,15 сум, АИ-98 бензинны һәм аннан югарыраклар — 68,59 сум, ә дизель ягулыгы 64,47 сум тәшкил итә.

«2024 елның 1-9 гыйнвар аралыгында Россия Федерациясенең 70 субъектында автомобиль бензинына бәяләр арту теркәлгән. Барыннан да бигрәк ул Псков өлкәсендә арткан —1,4 процентка. Автомобиль бензинына бәяләр төшү Россия Федерациясенең 9 субъектында теркәлгән. Барыннан да бигрәк ул Коми Республикасында арзанайган — 1,3 процентка», — диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә бензин экспортлауны вакытлыча тыю 17 ноябрьдән гамәлдән чыкты. Сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин илдә автомобиль ягулыгына бәяләрне тотрыкландыру өчен чаралар нәтиҗәлелеген арттырырга кушты. «Бәяләр бит ваклап сатуда арта. Чаралар күрелде, ә бәяләр арта. Башка звеноларда ни булуы кулланучыны бик кызыксындырмый. Кулланучыга исә нәтиҗә кирәк», — диде дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100