news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе тарафыннан закон бозучылар 1,5 миллион сумлык штрафка тартылган

1,4 миллион сум күләмендә штраф түләтелгән

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) ТР идарәсе тарафыннан закон бозучылар 1,5 миллион сумлык штрафка тартылган. 4 миллион  сум күләмендә штраф түләтелгән, дип хәбәр ителә күзәтү органының рәсми сайтында.

2014 елның 9 аенда идарә тарафыннан дәүләт җир күзәтчелеге өлкәсендә 724 контроль-күзәтү чарасы үткәрелгән, аларның 490ы планлы һәм 134е планнан тыш тикшерү, 73 административ тикшерү, авыл хуҗалыгы җирләрен тикшерү буенча 15 чара, прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгы материаллары буенча 12 контроль-күзәтү чарасы.

Ачыкланган кагыйдә бозуларның күбесе, расланган таләпләргә һәм җирләрне яхшырту, җил һәм су эрозиясеннән саклау буенча  мәҗбүри чараларга битараф калу.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100