news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанның авыл кибетләренә 1 млрд 267 млн сумлык азык-төлек озатылган

Барлык тауарлар да "Татпотребсоюз"ның үз базасында җитештерелгән

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан Татарстанның авыл кибетләренә 1 млрд 267 млн сумлык азык-төлек озатылган. Барлык товарлар да "Татпотребсоюз"ның үз базасында җитештерелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әлеге предприятиедә хәбәр иттеләр. 

Авыл халкы өчен 16 мең тонна ипи һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре  сатылган, бу узган елның шул чорына карата 80 процент тәшкил итә. Авыл кибетләренә 270 тонна (77 процент) казылык, 1133 тонна кондитер (72), 515 тонна макарон (93)эшләнмәләре җибәрелгән. Район кулланучылар җәмгыятьләре цехларында 181 т (101 процент) балык эшкәртелгән. Моннан тыш, Татарстан авылларында яшәүчеләр составында алкоголь булмаган эчемлекләр дә алган.  

"Татпотребсоюз"да билгеләп үтүләренчә, азык-төлек продуктлары җитештерү күләме август аенда район кулланучылар җәмгыятьләренең күп кенә цехларында технологик линияләрне алмаштырып, җитештерү куәтләрен модернизацияләү сәбәпле кимегән. Сентябрь нәтиҗәләре буенча авыл кешеләре өчен азык-төлек тауарларын озату күләме сизелерлек артырга тиеш.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100