news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда законсыз урман кисүчеләргә биш җинаять эше кузгатылган

Урман фондына 5 мең сумнан артык зыян килсә, җинаять эше кузгатыла.

Ел башыннан Татарстанда законсыз урман кисүчеләргә биш җинаять эше кузгатылган
Султан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Ел башыннан Татарстанда законсыз урман кисүчеләргә биш җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ”да Татарстан урманнарыннан файдалануга багышланган матбугат конференциясендә урманнарны яңадан үстерү һәм урман утырту бүлеге башлыгы Тимур Галиев хәбәр итте.

“Татарстанда 1 200 урман инспекторлары бар. Аларның төп эшләре – законсыз урман кисүне булдырмау. Һәрдаим рейдларга чыгабыз, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Чыршы” операциясен башкарабыз, “Агач ташучы" операциясе барышында машиналарны тикшерәбез. Быел Татарстанда законсыз урман кисү очраклары булды. Ел башыннан тикшерү органнары тарафыннан “Урман үсентеләрен законсыз кисү” маддәсе буенча биш җинаять эше кузгатылды. Әгәр урман фондына биш мең сумнан артык зыян килә икән, җинаять эше кузгатабыз. Мәсәлән, наратның биеклеге 30 метрдан артса, агачның бәясе 2-3 мең сум тәшкил итә”, - диде ул.

Тимур Галиев санитар кисүләрнең кирәклеген дә искәртте. Аның фикеренчә, урманнарны һәрдаим чистартырга һәм яңа агачлар утыртырга кирәк. “Урман киселмичә, яңа урман үсә алмый. Ул да кеше кебек, кешеләр дә картая бит. Мәсәлән, усак агачы эчтән чери һәм без аны кисми булдыра алмыйбыз. Республикада әлеге агач 60 процент урманнарны били, 30 проценты кисәргә яраклы түгел. Лесхозлар закон тарафыннан урманнарны кисә алмый. Бик катлаулы мәсьәлә бу, чишү юлларын эзлибез. Федераль үзәккә кирәкле материалларны тапшырдык”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100