news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда тимер юлларны кичү урыннарында 4 һәлакәт булган

Россия тимер юлларында билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтенең күпчелеге машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Лариса Хамидшина). Ел башыннан Татарстанда тимер юлларны кичү урыннарында поезд һәм машиналар бәрелешкән 4 һәлакәт була. Аларның бөтенесе дә машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга, дип сөйләде "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Горький тимер юллар оешмасының Казан территориаль идарәсенең башлыгы урынбасары Александр Черемнов. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, аварияләрнең кимү тенденциясе күзәтелә, диде.

"Мин машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәргә телим: тимер юлны кичү урыннарында юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз. Аның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин. Үзегез, сезнең белән бергә машинада булучылар турында уйлагыз. Транспорт һәлакәте сәбәпле, пассажир яки шәһәр яны поездларында баручыларның да зыян күрүен истә тотыгыз ", — дип белдерде Черемнов.

Узган ел Татарстанда – 6, Чувашия Республикасында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Мари Эл республикасында быел бер авария булган, узган ел андый юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100