news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда планнан биш процент торак файдалануга тапшырылган

2020 елда республикада социаль юнәлешле илле программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Ел башыннан Татарстанда планнан биш процент торак файдалануга тапшырылган
архив

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда 149,2 мең кв м торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның биш проценты. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә элеккеге ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Ирек Фәйзуллинның чыгышы Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифасында соңгысы. Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Докладчы искәрткәнчә, быел Татарстанда илле программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Социаль ипотека программасы буенча 2019 елдан күчкән объектларын исәпкә алып, быел 4 970 фатирлы 130 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды объектларын җир кишәрлекләре һәм инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү өлешендә төзелеш башлануга вәзгыять түбәндәгечә: җир кишәрлекләре барлык объектларда да рәсмиләштерелгән, шулай ук барлык объектлар да төзелешкә рөхсәт алды һәм проект-смета документациясе белән тәэмин ителде.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча быел 177 күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. 91 йорт югары, 62 йорт урта, 24 йорт түбән дәрәҗәдә әзер.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 10 680 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 120 объект файдалануга тапшырылган.

Социаль категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча 728 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул исәптән 600 ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, һәм алар арасыннан булган затлар; биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 46 күп балалы гаилә; 47 яшь гаилә; шулай ук Ерак Төньяктан һәм күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр һәм чернобыльчеләр — 35 граждан.

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру барышында каралганча, 2020 елга 788 күп фатирлы йортта эш планлаштырылган. Программада Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш, 40 район катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100