news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда күп функцияле үзәкләр аша 800 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән

ТР халкының 49 проценты күп функцияле үзәкләр аша дәүләт хезмәтләреннән файдалана ала

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда агымдагы елның 10 аенда күп функцияле үзәкләрдә 800 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе (80 процент) Росрееестр һәм Кадастр палатасы күрсәткән хезмәтләргә карый. Шулай ук Пенсия фонды, миграция хезмәте, ЗАГС идарәсе, муниципаль хезмәтләр өлешенә дә шактый туры килә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләр бер тәрәзә принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү, гражданнар өчен хезмәтләрдән файдалануны уңайлы итү өчен оештырыла.

Бүгенге көндә республикада  күп функцияле 48 үзәк эшли, алар республиканың барлык муниципаль районнарында, Казанда (3) һәм Чаллыда оештырылган. Хәзерге вакытта республика халкының 49 проценты күп функцияле үзәкләр базасында "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәтләреннән файдалана ала.

2014 ел азагына кадәр хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен барлык авыл җирлекләрендә дә шундый үзәкләр эшли башлар дип планлаштырыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100