Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ел башыннан Татарстанда исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында 29 кеше вафат булган
Узган ял көннәрендә исерек шоферлар аркасында ике юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 4 кеше зыян күргән.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстан юлларында рульгә исерек килеш утыру аркасында 29 кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте.
Узган ял көннәрендә генә дә исерек шоферлар гаебе белән ике юл һәлакәте булды, аларда дүрт кеше зыян күрде.
Яр Чаллыда 15 августта исерек 34 яшьлек Volvo S80 шоферы җәяүлеләрне бәрдергән. Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспектына борылып, ул башта зур тизлек белән бордюрдагы ташка бәрелә, ә аннары кешеләрне бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте «Сити Молл» сәүдә үзәге каршында булды.
16 августта Азнакайны урап узган юлда Mazda автомобиле йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыгып, кюветка оча. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган.
«2020 елның җиде аенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле 8 меңгә якын хокук бозуны булдырмый калган. 682 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт чаралары белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган», — дип өстәде Александр Разумнов.
Ул исерек килеш йөргән өчен автомобильчеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы янавын искәртте. Әгәр шофер янә исерек хәлдә руль артына утырса, аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз