news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агуланып 172 кеше үлгән

Күпчелек үлем очраклары алкоголь сыйфатына түгел, ә аны артык күп куллануга бәйле, дип билгеләп үтәләр Роспотребнадзорда.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ел башыннан алкоголь белән агуланып 172 кеше үлгән. Күпчелек үлем очраклары алкоголь сыйфатына түгел, ә аны артык күп куллануга бәйле дип билгеләп үтәләр Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә.

Ведомствода уңай динамика турында да хәбәр итәләр: узган ел белән чагыштырганда, үлем очраклары 37 процентка кимегән. Агымдагы елның 9 аенда агуланулар 593 очрак тәшкил иткән, бу шулай ук 2015 ел күрсәткечләреннән 39 процентка түбәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot