news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстан юлларында һәлак булучылар саны илле кешегә кимегән

9 айда, узган елның шул чорына караганда, республикада юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны 44 кешегә азрак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Татарстан юлларында үлем белән тәмамланган юл һәлакәтләре сирәк була башлады. Бу турыда бүген Дәүләт автоинспекциясенең 9 айлык эшчәнлегенә йомгак ясау утырышында ведомство җитәкчесе Ленар Габдерахманов сөйләде.

«Агымдагы 9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә 3 301 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 272 кеше үлгән һәм 4 052 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны – 70кә, үлүчеләр саны – 44 кешегә, яралылар – 62гә», – диде җитәкче.

Идарә башлыгы Татарстан юлларында аварияләр санын киметү буенча иң яхшы күрсәткечле Россия төбәкләре исемлегенә кергән. Республикада 2013 елдан бирле юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кимүе күзәтелә, диде Ленар Габдерахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100