news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстан транспорт комплексында 19 бәхетсезлек очрагы килеп чыккан

Алар нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, 11е авыр җәрәхәтләнгән, 1се җиңелчә яраланган

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстан транспорт комплексында 19 бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Алар нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, 11е авыр җәрәхәтләнгән, 1се җиңелчә имгәнгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның шул ук чорында 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булган: алар нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган һәм 17 се авыр җәрәхәтләнгән.

Производствода имгәнүнең төп сәбәпләре булып хезмәт дисциплинасының түбән булуы, шәхси сак чараларынан файдаланмау, технологик процесс һәм транспорт чаралары белән эшләгәндә куркынычсызлык таләпләрен бозу, эш урынында исерткеч эчемлекләр эчү һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу тора.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100