news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан Татарстан приставлары хезмәт хакы буенча 78 млн сум бурыч түләткән

Октябрьдә приставлар 22 миллион сумнан артык хезмәт хакын түләткән.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы ел башында Татарстан приставлары хезмәт хакы буенча 78 миллион сум бурыч түләткән. Бу турыда Суд приставларының ТР буенча идарәсе ММЧ белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Октябрьдә приставлар 22 миллион сумнан артык хезмәт хакын түләткән.

“Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәт хакы буенча бурычларны түләтүгә зур игътибар бирә. Шәхси милеккә арест салу яки алу, хезмәт хакыннан акча тотып калу, хәрәкәт итүче һәм күчемсез милекне теркәүне тыю, чит илгә чыгу хокукын чикләү кебек чараларны кулланырга туры килә”, - диде Лилия Хәлимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot