Ел башыннан Россиядә тышкы сәүдәнең уңай сальдосы 11,9 процентка арткан
Шул ук вакытта соңгы кварталда экспорт күләме 2,9 процентка, ә импорт 1 процентка кимегән
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 2014 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиядә тышкы сәүдәнең уңай сальдосы 11,9 процентка - 2013 елның гыйнвар-сентябрь аендагы 135,1 миллиардтан 151,2 миллиард долларга кадәр арткан. Бу хакта РФ Үзәк банкы хәбәрендә әйтелгән, дип белдерә "Интерфакс".
Гыйнвар-сентябрьдә экспорт күләме 383,8 миллиард долларга бәяләнә, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,1 процентка күбрәк (383,5 миллиард).
Хисап вакытына импорт күләме 232,7 милиард доллар тәшкил иткән, бу 2013 ел күрсәткеченнән 6,3 процентка кимрәк (248,4 миллиард).
III кварталда экспорт күләме 128,4 миллиард доллар булган (2 процентка кимегән), ә 2014 елның II кварталында ул 132,3 миллиард долларны тәшкил иткән (III кварталда 2,9 процентка кимегән).
2014 елның III кварталында импорт 79,7 миллиард долларга җиткән (узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 8,7 процентка кимегән). Ә II кварталда 80,6 миллиард доллар тәшкил иткән (III кварталда 1 процентка азайган).