news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан республика казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән

Акчаның 70 проценты моңа кадәр хокукый киңлектә бөтенләй эшләп карамаган кешеләрдән кергән.

Ел башыннан республика казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән
архив/Егор Никитин

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 ел башыннан һөнәри керемгә салым режимы буенча Татарстан казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин әйтте.

Ул үзмәшгульләр кеременә салымның хисап тота торган айдан соң киләсе айның 25еннән күчерелүен шәрехләп узды. “Бездә гыйнварда теркәлгән гражданнарның салым түләү срогы 25 мартта булды. Без барлыгы 2 млн сум акча алдык. Шунысы сөенечле: акчаның 70 проценты шәхси эшмәкәрдән үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләрдән түгел, ә хокукый киңлектә бөтенләй эшләмәүчеләрдән килде”, - диде Марат Сафиуллин.

“Профессиональ керемгә салым турында закон нигезендә, еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаган кеше үзмәшгуль булып теркәлергә хокуклы, ләкин бүген практикада без элек хокукый нигездә эшләмәүчеләрне күрәбез”, - ди идарә җитәкчесе.

Ул үзмәшгуль булып февральдә теркәлгән кешеләрнең салымны 25 апрельдән дә соңармый түләргә тиешлекләрен искәртте. Апрель ае нәтиҗәләре буенча салым түләүләре 5 млн сум булыр дип фаразлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100