news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан Әлмәттә 105 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Әлмәт юлларында 19 бала зыян күргән.

(Әлмәт, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ел башыннан Әлмәт шәһәре һәм район территориясендә 105 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясендә әйтелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге күрсәткеч үткән елдагыга караганда 15 кә кимрәк. Юл һәлакәтләре саны азайса да, аларның үлем белән тәмамлану очрагы ешайган. Быел балалар катнашында 19 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 19 бала зыян күргән.

Аварияләр каршы як хәрәкәт полосасына чыгу (9 очрак), өстенлек бирмәү (23 очрак), җәяүлеләр гаебе белән (11 очрак) һәм җәяүлеләр кичүен үтү кагыйдәләрен бозу (21 очрак) нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Бүгенге көндә техниканың 90 проценты кышка әзер. Юллардагы бозлавыкка каршы кулланылучы ком-тоз катнашмасы материаллары җитәрлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot