news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Кырымда якынча 3 миллион турист ял иткән

Туристларның яртысы республикага шәхси автомобильләрендә килгән.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). 2017 ел башыннан Кырымда 2,8 миллион турист булган. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан якынча 5 процентка кимрәк. Бу хакта, ярымутрауның курорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама биреп, “Известия” яза.

Туристларның күпчелеге Кырымның көньягында ял итә – 46 процент, көнбатышта – 21,5 процент, көнчыгышта – 18 процент. Ә тау итәге районында 14,5 процент турист булган.

Шул ук вакытта июль аенда республика кунакханәләре, шифаханәләре 64,6 процентка тулган, дип яза Кырымдагы "Комсомольская правда" сайты.

Ял итүчеләрнең яртысы диярлек, ягъни 48 проценты, республикага шәхси автомобильләрендә килгән. Паромнан 47 процент кеше файдаланган, ә "Армянск" һәм "Чонгар" узу пунктлары аша 5 процент ял итүче үткән.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Кырым 5,6 миллион туристны кабул иткән. Бу, 2015 елга караганда, 1 миллион кешегә күбрәк дигән сүз.

4 июльдән 9 августка кадәр Кырым территориясендә аномаль эсселек көтелә: уртача түлек температурасы 36 градуска кадәр күтәреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100