news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан кибермошенниклар Россия банклары клиентларының 2 млрд сум акчасын үзләштергән

Үзәк банк мәгълүматлары буенча мошенниклыкның иң таралган схемасы - электрон почта аша массакүләм вируслы хатлар җибәрү.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 2016 ел башыннан кибермошенниклар Россия банклары клиентларыннан 5 млрд сум урларга тырышканнар, ә чынлыкта 2 млрд сумны үзләштергәннәр. Бу хакта Finopolis-2016 форумы кысаларында Үзәк банкның мәгълүмат куркынычсызлыгы һәм саклау буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Сычев белдергән.

Аның сүзләренчә, 5 млрд сум юридик һәм физик затлар акчалары, РФдә гомуми түләүләрнең 0,005 процентын тәшкил итә дип хәбәр итә «Интерфакс».

Элек хәбәр ителгәнчә, 2015 елның октябреннән 2016 елның мартына кадәр Үзәк банк банкның түләү системаларына 21 киберһөҗүм булган. Мошенникларның банк счетларыннан 2,87 млрд урларга омтылулары, әмма Үзәк банк һәм банклар 1,6 млрд сумны саклап кала алган, дип белдерелгән иде.

Үзәк банк мәгълүматлары буенча мошенниклыкның иң таралган схемасы - электрон почта аша массакүләм вируслы хатлар җибәрү. Trojan-Downloader тибындагы вируслар кулланучыларга сиздермичә генә компьютерга зыян китерә торган программалар урнаштыра ала, мисал өчен, башкалар мошенникларга мәгълүматны белү мөмкинлеге бирә, ә счетны яңадан эшләтеп җибәрү өчен программа акча түләүне таләп итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot