Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан Казанда машина сату күләме 13 процентка арткан
Татарстан башкаласы Россиядә 20 иң эре яңа җиңел автомобиль базары рейтингына эләккән.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Казан Россиядә 20 иң эре яңа җиңел автомобиль базары рейтингында 3 нче урын яулады. Бу хакта “Автостат” аналитика агентлыгы белгечләре мәгълүматына сылтама белән шәһәрнең рәсми порталы җиткерә.
Сәүдә күләме буенча Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. 2017 елның 11 аенда, машина сату статистикасы күрсәткәнчә, Казанда 21,6 мең яңа җиңел автомобиль сатылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 13 процентка артыграк.
Беренче унлыкка Екатеринбург, Самара, Түбән Новгород, Уфа, Краснодар, Ростов-Дон һәм Пермь шәһәрләре дә кергән. Чаллы шәһәре – икенче унлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз