news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Казанда 24 велосипед урлаганнар

Казан полицейскийлары велосипедны каракларадан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Ел башыннан Казанда 24 велосипед урлаганнар. 17 караклык очрагы полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. Әлеге саннар, бүген Казанда Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә узган брифинг барышында әйтелде.

Узан елда Казанда 439 ведиосипед урлаганнар, 2016 елда бу сан ике тапкырга артыграк – 834 булган. Мондый җинаятьләр сезонлы характер йөртә, иң югары нокта апрельдән августка туры килә.

“Күп очракта мондый җинаятьне яшүсмерләр һәм балигъ булмаганнар башкара. Алар шулай итеп акча эшләргә тели. Яисә асоциаль яшәү рәвеше алып баручы олы кешеләр”, - дип сөйләде Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Галиев.

Руслан Галиев сүзләренчә, урланган велосипедларны урамда кулдан-кулга, базарларда һәм автомобиль базарларында, шулай ук Интернетта саталар. Кулдан алганда документларны сорарга кирәк, юкса урланган велосипедны кире алулары бар.

“Кагыйдә буларак, сез каракларга биргән акча, кире кайтарылмый”, - дип билгеләп үтте Руслан Галиев.

Белгечләр, берничә төрдәге йозак кулланырга һәм велосипедтан элмә җайланманы салдырырга киңәш итә. Шулай ук, рамадагы уникаль номерны язып алырга кирәк. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган очракта, ул мәгълүмат базасына кертелә һәм “тимер атны” табу мөмкинлеге туа.

“Велосипедны фотога төшерү киңәш ителә. Урланган очракта, фотоларны социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таратырга була”, - дип киңәш итте спорт кибете вәкиле Илнар Фазлыев.

Әмма иң мөһиме – велосипедны озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый һәм милкеңне караклардан аралау өчен сак системасы кулланырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100