news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан экологлар гражданнардан килгән 8600 мөрәҗәгатьне тикшергән

Мөрәҗәгатьләрнең яртысы "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы аша килеп ирешкән.

Ел башыннан экологлар гражданнардан килгән 8600 мөрәҗәгатьне тикшергән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Ел башыннан Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика буенча иҗтимагый кабул итү системасына 8684 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьләрнең яртысы "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча килеп ирешкән. "Халык контроле" системасына экологлар тарафыннан - 1236 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1295 хәбәр алынган.

Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2051 мөрәҗәгать каралган.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы табигатьне саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итү каналларын искә төшерә:

- (843)267-68-67 телефоны аша;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасы: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына шалтыратып;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә кереп;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча хәбәр итәргә мөмкин. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100