news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан бирле Татарстан нефтьчеләре 21 млн тонна нефть чыгарган

Узган ел белән чагыштырганда, «Татнефть» нефть табышын арттырган.

Ел башыннан бирле Татарстан нефтьчеләре 21 млн тонна нефть чыгарган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр «Татнефть» төркеме предприятиеләре 21,7 млн тонна нефть тапкан. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 126 мең тоннага күбрәк. Бу турыда компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Сентябрьдә «Татнефть» төркеме предприятиеләре 2,46 млн тонна нефть чыгарган. Шул ук вакытта табышның күп өлеше «Татнефть» гамәви акционерлык җәмгыятенеке. Узган айда аның күрсәткече 2,43 млн тонна булса, ел башыннан 21,52 млн тонна булган. Узган ел белән чагыштырганда, нефть чыгару үсеше 140 мең тонна чамасы тәшкил иткән.

Республикадан читтә 2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр «Татнефть» 253 мең тонна углеводород тапкан. Бу күрсәткеч узган елгыдан 12 мең тоннага түбәнрәк булган. Шул ук вакытта югары үзлекле нефть табышы арткан. Ел башыннан нефтьчеләр 1,4 млн тонна чимал тапкан һәм узган елгы күрсәткечләрне 270 мең тоннага арттырган. Шул ук вакытта «Татнефть» 428 скважина төзегән һәм тапшырган.

Моннан тыш, ел башыннан «ТАНЕКО» комплексы 6,9 млн тонна чимал эшкәрткән. Аның 6,4 миллион тоннасы – нефть чималы. 9 айда комплекс 6,5 млн тонна нефть продукты җитештергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100