news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан бирле Әлмәттә 69 наркотик җинаяте ачыкланган

Кузгатылган җинаять эшләренең 22се тикшерелгән һәм судка җибәрелгән

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ел башыннан бирле Әлмәтнең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе тарафыннан 69 җинаять эше ачыкланган. Җинаятьләрнең 46 сы авыр һәм аеруча авыр дигән категориягә карый, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Оешкан җинаятьчел төркем составында - 16, алдан сөйләшеп эш йөртүчеләр төркеме составында 13 җинаять кылынган. Наркопритон тотучыларга карата 9 җинаять эше кузгатылган. Хәзергә кузгатылган җинаять эшләренең 22се тикшерелгән һәм судка җибәрелгән. Әлеге җинаятьләрдә 28 кеше катнашкан.
Кузгатылган җинаять эшләре буенча алынган наркотик матдәләрнең авырлыгы 60,879 килограмм тәшкил итә. Аның 59 килограммы - опий төркеменә караучы наркотик матдәләр.
Медицинага карамаган очракларда наркотик матдәләр куллануга карата барлыгы 80 административ беркетмә тезелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot