news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан бирле 440 мең татарстанлы бурычлары турында онлайн белешмә алган

Республика халкы әҗәтләрен түләү өчен Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе сайтыннан квитанцияләрне ике тапкыр ешрак ала башлаган.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Быел ел башыннан бирде 440 мең татарстанлы әҗәтләре турында онлайн хезмәт аша белгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева сөйләде.

Ведомство вәкиле үз бурычларын ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе сайтында да, Федераль суд приставлары хезмәтенең мобиль кушымтасы аша да вакытында тикшерү һәм түләү мөмкинлеген искә төшерде.

«Моның өчен үз мәгълүматыңны (ФИО һәм туу датасын) кертү җитә. Шуннан соң система булган башкарма эшләр турында мәгълүмат бирәчәк», — дип өстәде Варфоломеева.

Моннан тыш, системада әҗәтне онлайн түләү яки банкта түләү өчен квитанция алып була. Әйтик, ел башыннан республика халкы мондый квитанцияләрне Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе сайтыннан ике тапкыр ешрак ала башлаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100