news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан алып ТР агросәнәгать секторы 1005 банк кредиты алган

Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 290,7 млн. сум тәшкил иткән

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан алып республиканың шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 290,7 млн. сумлык 1005 банк кредиты бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Актаныш һәм Кукмара районнарында кредит бирү буенча эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган, анда авыл халкына 55 кредит бирелгән. Түләүләр 11,5 һәм 9,3 млн. сум тәшкил иткән. Мөслим һәм Арча райннары крестьян-фермерлык хуҗалыклары 24,9 һәм 8,8 млн. сумлык 53 кредит алган (түләүләр 24,9 һәм 8,8 млн. сум). Нурлат һәм Апас районнары хезмәтчәннәренә 44 банк кредиты бирелгән (түләүләр 97,5 һәм 9,2 млн. сум). Мамадыш районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 9,2 млн. сумлык 41 кредит бирелгән.
Ә Баулы, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Чистай, Питрәч, Яшел Үзән һәм башка кайбер районнарда кредит бирү эшләре тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Бу районнарның һәрберсендә уртача 2-3 кредит бирелгән. Биредә кредит бирү вәзгыятен тамырдан үзгәртергә кирәк, дип саныйлар министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100