Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ел башыннан алып Татарстанда уен бизнесы өлкәсендә 13 җинаять ачыкланган
Уен бүлмәләренең күбесе - Казанда
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда уен бизнесы өлкәсендә 13 җинаять ачыкланган. Җинаять эшендә 30 зат гаепләнә. Комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү өлкәсендә 5 җинаять ачыкланган, дип сөйләде бүген ТР буенча ЭЭМ ның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарә җитәкчесе Илдар Сафиуллин.
Уен бүлмәләренең күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, шулай ук Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Тукай, Азнакай, Бөгелмә, Чистай шәһәр һәм районнарында.
Ведомствода җәмәгатьчелек белән элемтәгә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте И.Сафиуллин. Шулай итеп, 2014 елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Законсыз комарлы уеннар” бүлегенә 66 хәбәр килгән.
Искәртеп узабыз: быел Татарстан полиция хезмәткәрләре 46 мең уен җиһазын конфискацияләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз