Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан алып Татарстанда дүрт кешенең берсенә киберһөҗүм ясаганнар
Киберһөҗүмнәрнең иң киң таралган алымнарыннан берсе – вируслар белән зарарланган флэш-карталар һәм каты дисклар куллану.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Мәскәү, 24 август, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларның 25 проценттан артыгы интернет киңлекләрендә зарарлы программалар һөҗүменә дучар булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы журналистларына «Касперский лабораториясе» белгечләре сөйләде.
Алар әйтүенчә, республикада киберһөҗүмнәрнең иң киң таралган алымнарыннан берсе – вируслар белән зарарланган флэш-карталар һәм каты дисклар куллану (мондый очраклар 24,9 процент тәшкил итә).
Россия һәм БДБ илләре буенча статистика турында сөйләгәндә, компаниядә узган елда иң киң таралган 5 киберһөҗүмне атадылар. Болар – компания җиһазларына зыян салган зарарлы программа белән тәэмин итү системасы (41 процент), хезмәткәрләр флэш-карталар кулланган вакытта вируслар белән зарарлану (35 процент), IT-ресурслардан тиешенчә файдаланмау (33 процент), DDoS-һөҗүмнәр (32 процент), шулай ук компания хезмәткәрләренең корпоратив мәгълүмат урын алган смартфон һәм ноутбукларны югалтуы (30 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз