news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан алып Татарстанда 2,5 млрд. сумлык 10,8 мең кредит бирелгән

Шәхси хуҗалык вәкилләре бу акчаларны хуҗалыкларын үстерүгә юнәлдергән

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан алып Татарстанда 2,5 млрд. сумлык 10,8 мең кредит бирелгән. Шәхси хуҗалык вәкилләре бу акчаларны хуҗалыкларын үстерүгә юнәлдергән. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Кукмара районында шәхси хуҗалыкларга 120,2 млн. сумлык 680 кредит бирелгән. Буа районында 105 млн. сумлык 619 кредит алынган, Актанышта – 601 (108 млн. сумлык).
Апас районында шәхси хуҗалыкларын үстерүгә 95 млн. сумлык 554 кредит юнәлдерелгән, Мөслимдә – 161 млн. сумлык 518 кредит.
Шул ук вакытта Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай һәм республиканың башка районнарында шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә аз игътибар бирелә. Бу районнарда уртача 39–52 кредит бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot