news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан алып Татарстан суд приставлары "ышаныч телефоны"на 119 мөрәҗәгать ясалган

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр алып барыла

 (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 2014 ел башыннан алып Татарстан суд приставлары "ышаныч телефоны"на республикада һәм РФ нең башка төбкәләрендә яшәүчеләрдән 119 мөрәҗәгать ясалган. "Кайнар линия" ришвәт алу, Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан вазыйфаларыннан файдалану фактлары турындагы мәгълүматлар кабул итү өчен эшли башлаган иде. Әмма гражданнар "ышаныч телефоны"на суд приставларының эшеннән канәгатьсезлек, шулай ук документтагы таләпләрнең тиешчә үтәлмәве турында белдерү өчен файдалана.

(843)292-98-60 номерына шалтыратучыларның хәбәрләре оператив кизү торучы тарафыннан кабул ителә, теркәлә һәм тиешле бүлеккә җибәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр үткәрелә һәм нәтиҗәләр турында мөрәҗәгать итүчегә хат җибәрелә, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot