news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан алып “Татарстан кулланучылар берлеге”нең әзерләү әйләнеше 3 миллиард сумнан артык тәшкил иткән

Бу узган елның шул чорына карата 121 процент тәшкил итә

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан алып “Татарстан кулланучылар берлеге”нең әзерләү әйләнеше 3 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорына карата 121 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге предприятиедән хәбәр иттеләр.
“Татарстан кулланучылар берлеге” бүлекчәләре тарафыннан шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан 8,5 мең тонна ит (узган елның шул чорына карата 117 процент), 91 мең тонна сөт (121 процент) сатып алынган.
Авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре “Татарстан кулланучылар берлеге”нә 3,9 мең тонна яшелчә (узган ел да шул дәрәҗәдә), 481 тонна йон (102 процент) һәм башка төр продукция саткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot