news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан алып Татарстан кошчылары 90 мең тонна кош ите җитештергән

Бу узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 120 процент дигән сүз

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан алып Татарстан кошчылары 90 мең тонна кош ите җитештергән, бу узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 120 процент дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Татптицепром” ААҖнең генераль директоры Марс Алиев белдерде.
Агымдагы елның 10 аенда сәүдә челтәренә 600 миллион данә тавык йомыркасы куелган, бу якынча узган елдагы кадәр. Бройлер чебиләрнең бер тәүлектә арткан уртача авырлыклары 52 граммга җиткән, узган ел 50 грамм булган. Кошларның баш саны 9 миллион 710 меңгә арткан, бу узган ел белән чагыштырганда 116 процент дигән сүз.

news_right_1
news_right_2
news_bot