news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан алып авылда 8097 кеше үз эшен ачу өчен субсидия алган

Федераль бюджеттан бирелгән субсидиянең гомуми суммасы 492 млн. сум тәшкил итә

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан алып авылда 8097 агросәнәгать комплексы хезмәткәре үз эшен ачу өчен субсидия алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Буа районында 414 кеше үз эшләрен ачкан, федераль бюджеттан 24,3 млн. сум бүлеп бирелгән. Аксубай районында 379 кеше бизнес белән шөгыльләнә, аларга 22,3 млн. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. Тукай районында 380 кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, аларга да шул кадәрле үк күләмдә акча бирелгән. Кукмара районында 326 кеше агробизнес белән шөгыльләнә, алар 19, 2млн. сум акча алган.
Нурлат районында 338 кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган, аларга 19,9 млн. субсидия бирелгән. Тәтеш районында 311 кеше үз эшен ачкан, бу максатларга 19,7 млн. сум бирелгән.
Шулай да Лаеш, Югары Ослан, Лениногорски һәм республиканың башка районнарында агробизнес начар үсеш ала – муниципаль хакимият авыл халкын кызыксындыру өстендә эшләми, дип саныйлар министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot