news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ел башыннан алып 9,2 мең татарстанлы үз эшен ачкан

Татарстанда кризиска каршы чаралар яхшы нәтиҗә бирә

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Маркелова). Республикада кризиска каршы программа эшли башлаганнан бирле җәмәгать эшләренә 229,3 мең татарстанлы җәлеп ителгән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган Республика тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының урынбасары Клара Таҗетдинова белдерде.
Предприятие һәм торак пунктлар территориясен төзекләндерү эшләренә 90 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Җәмәгать эшләрендә катнашучыларның 28 проценты эшкәртү производствосында хезмәт куйган булган, 16,8 проценты – авыл хуҗалыгында, 11 әр проценты – мәгариф һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә. Бигрәк тә Чаллы шәһәре җәмәгать эшләрен оештыруга актив керешкән. Автошәһәрдә 33,4 процент татарстанлы эшкә урнаштырылган.
Кризиска каршы программалар кертү нәтиҗәсендә 14 мең татарстанлы эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча дәресләр алды. Аларның 9,2 меңе үз эшләрен ачкан. 80 проценттан артыгы авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнә башлаган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100